Татарстанда иткә бәя нинди булыр?

| Новости | 27.10.2012

Россия Бөтендөнья cәүдә оешмасына керүгә үк читтән зур күләмдә ит продукциясе кертелә башлаган. Безнең җитештерүчеләр бу очракта ни эшләргә — бәяне төшерергәме әллә башка тармакка күчәргә тиешме?
24-26 октябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә Идел буе агросәнәгать форумы узды. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән хезмәтчәннәр дәүләт эшлеклеләре белән берлектә тармактагы проблемалар буенча фикер алышты. Әлбәттә, һәр аграрийны бүген үз продукциясенә тотрыклы бәя саклап калу проблемасы борчый. Соңгы арада иткә бәя төшәчәк дигән имеш-мимешләр дә таралды.

Иткә кытлык юк

«Бөтендөнья сәүдә оешмасы: чынбарлык һәм киләчәк» дигән түгәрәк өстәл утырышында исә Татарстан Фермерлары ассоциациясе рәисе Кәмияр Байтемиров итнең арзанаюы ярты елсыз көтелми дип белдерде. Бәянең бөтенләй төшмәве дә ихтимал. Әмма инде хәзер, ит сату сезоны башлануга ук,  илдә бу базар продукция белән шыплап тулган. ВТОда булуыбызның 67 көне эчендә генә дә Россиягә 516 мең тонна терлек ите китерелгән.

Кәмир Байтемиров сүзләренә караганда, иткә ярты еллык квота гына да 400 мең тоннаны тәшкил итә. Алай да җирле җитештерүчеләр Татарстанда хәл башкачарак булыр, халык экологик чиста республика продукциясенә өстенлек бирер дип көтә.

Фермерларга яхшы техника кирәк

2012 елның 22 августында ил рәсми төстә Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, экспорт һәм импорт товарына таможня бәясе төште, шул сәбәпле чит ил товарына да юллар иркенәйде. Белгечләр ВТО илләре белән уртак нормалар булдыруның зур сәнәгать, нефть химиясе тармагы өчен отышлы икәнен, ә авыл хуҗалыгына авырга туры килүен әйтә. Чөнки авыл хуҗалыгы бүген, кызганыч, техник һәм технологик яктан ярты гасырга артта калган.

Утырышта катнашкан Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев проблемадан чыгу юлын дәүләт тарафынннан фермер хуҗалыкларның техник җиһазлануын яхшыртуда күрә. Моннан тыш түбән процентлы кредитлар булдыру әһәмиятен ассызыклый. АКШ банклары аграрийларга 2 процентлы кредитлар белән тәэмин итә, бездә исә бу ким дигәндә 15 процент.

Авыл яшьләргә дә кызыклы булырга тиеш

«Авыллар бушамасын дисәк, аграр секторны инновацион, табыш китерә торган тармак итәргә кирәк. Яшь авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү системасын да төптән үзгәртеп кору зарур», дип ассызыклады Шамил Агиев. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүген югары уку йортын бетереп чыкканнарның 38 проценты — сәүдә, 21 проценты — күчемсез милек, аренда тармагын сайлый.

Яшь белгечләрнең 11 процентына гына аграр сектор кызыклы тоелган. «Без берничә буын авыл яшьләрен шәһәргә «озаттык» инде, авылда үсеп килүче яңа буын өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим», диде Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе.

Миләүшә ЗАКИРОВА, «Интертат.ру».

Нет Меток

  

[an error occurred while processing the directive]

Написать ответ

Топ объявлений