Татарстанда агротуризм ни хәлдә?

| Новости | 14.11.2012

Туйдырды бу шәһәр! Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кая карама – шау-шу, “бөке”ләр, моңа өстәп начар экологияне дә әйтергә кирәк. Шуңа күрә дә халык тизрәк авылга качарга тора. Әмма күпчеле­генең анда эшләргә теләге юк, җаннары фәкать ял те­ли. Ә бу мәсьәләне хәзерге вакытта илдә күтәрелеп килүче агротуризм сәнә­га­те чишәргә алына.

Бүген шәһәр кешесенең, бар проблемасын онытып, гаиләсе белән эшеннән ял итәсе килә. Табиблар исә зур мегаполислар сәламәтлеккә, аеруча нерв системасына зур зыян китерә дип әйтә. Бу оч­ракта адәм баласына нишләр­гә соң? Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы халыкны агротуризм белән сөендермәкче. Психологлар фикеренчә, авыл туристлары, пляж яки музейларда йөрүгә караганда күбрәк тәэсирләр ала. Европалылар моны күптән аң­лады инде. Аларда туризм индустриясе­нең 30 процент табышын нәкъ менә авылда ял итүчеләр бирә икән. Дөньяда елына 700 миллион кеше сәяхәт кыла, шуларның яртысына якыны агротуризмны үз итә. Мисалга Франция халкын әйтеп узасы килә. Анда туристлар­ның бары тик 7 проценты гына кунакханәләр­дә туктала икән, калганнары өстенлекне йә авыл йортларына, йә кемпингларга бирә. 

Россиядә дә туризм мө­һим тармак булып санала. Әйтик, аның тулаем эчке продукттагы өлеше ике ярым процент тәшкил итә. Әмма илебездә туризм куәтенең нибары 20 проценты гына кулланыла шул. Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы мәгълү­матларына карасак, Россия­нең 11 төбәге бүген агроту­ризм өлкәсендә эшләр алып бара. Тик бу бик аз, чөнки тулаем индустриянең бары 2 проценты гына әлеге тармакка туры килә. Ведомствоның тагын бер санына күз салыйк. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Россиядә туризм максатында кулланылучы 1 мең ярым авыл йорты бар, ә рәсми булмаганы 4 мең турында сөйли. Экспертлар тагын бер кызык­лы фактны әйтә: тө­бәктәге бер райо­нның агротуризм сәнәгате елына 30 миллион сум табыш китерә алыр иде. Әйтик, Татарстандагы Питрәч районында ял итүче туристлар әнә шуның кадәр өстәмә акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Ә инде Россиядә андый җирләр 1 меңгә якын, димәк, илдәге агротуризмны үсте­реп, бюджетны 30 миллиард сум белән тулыландырырга була. Мо­ның белән тагын авыл ху­җалыгы эш­чәнлеген дә ки­ңәйтсәң, табышны ике тапкыр арттырырга мөмкин, дип фикер йөртә Кострома өлкәсен­нән экоферма хуҗа­сы Александр Коновалов. 

Россиядә авыл туризмы әле яралып кына килә, шулай да бу юнәлешкә игътибар бирүчеләр көннән-көн артып бара. Владимир, Вологда, Иваново, Новгород, Архангельск, Ленинград, Псков, Самара, Тверь, Тула, Ярославль, Пенза өлкәләре, Карелия бе­лән Чуашстан бу эштә алдынгылар рәтендә тора. Әмма ни өчендер бу исемлектә Татарстан республикасы күренми. Ә менә агротуризм объектлары белән шыплап тулган өч төбәк аерым тора: Иркутск, Калуга өлкәләре һәм Алтай крае. Алар әлеге юнәлешнең социаль генә түгел, ә икътисад ягыннан да зур нәтиҗәләр бирәчәген чамалаган, күрә­сең. Экспертлар фикеренчә, агротуризмның үсеше авыл халкының муллыгын арттырып кына калмыйча, инфраструктураны яхшыртуга да тәэсир итәчәк. Бүгенге авылны борчый торган юл, транспорт, су һәм сату проблемаларын искә алсак, әлеге юнәлешнең никадәр файда китерәчәген аңлавы авыр түгел.

Төрле төбәкләрдә кеше­ләрне авылга нәрсә белән тартканнар соң? Әйтик, Ярославль өлкәсендә туристларны берничә милли халык һөнәренә өйрәтүче махсус авыллар бар икән. Псков өл­кәсендәгесендә берьюлы 30 кунакны сыйдырышлы зур мунча популярлык казана. Анда Санкт-Петербургтан Мәс­кәүгә юл тотучы чит ил туристлары кереп чыга. Җирле халык сөйләвенчә, әлеге мунча хәтта якын ти­рәдәге төрле милли музейлар белән дә көндәшлек итә. Углич шәһә­рендә исә эш­мәкәрләр шәхси музей оештыру белән мавыга икән. Әйтик, туристларны аракы, курчак һәм чәйнек музее кызыксындыра. Шулай ук күп кенә авылларда табигый продуктлардан милли ри­зык­лар әзерләү буенча осталык дәресләре оештыралар.

Агротуризм белән инде ничә еллар шөгыльләнүче Александр Коновалов тармакны үстерү өчен ниләр ки­рәклеген яхшы белә. Аның фи­керенчә, иң беренче чиратта, мәгълүмат үзәге төзү зарур. Бу өлкәдә социаль рек­лама җи­бәрү, махсус ката­лог­лар чыгару һәм туристларга кызыклы булган юнә­лешләр­не брендлау нәтиҗә бирми калмас. Мондый эшне Калининград өл­кәсендәге эшмә­кәрләр әллә кайчан чамалап алган. Алар җирле авыл утарлары хакында сөйләүче профессиональ һәм зәвыклы итеп эшләнгән каталоглар чыгарган, ә инде мәгъ­лүмат үзәкләре шул утарлардагы ял итү мөм­кинлекләре хакында тулы мәгъ­лүмат бирә икән. Соң­гысына туристлар аеруча зур ихтыяҗ кичерә. Әле аларның менталитетын үзгәр­тү өстендә дә эшләргә кирәк бит, чөнки халык пляжда кызынуны авылда ял итүгә алмаштырырга тиеш.

Шул нисбәттән күрше Башкортстан республикасында социаль тикшеренү дә уздырганнар. Сораштыру нә­тиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәр халкының өчтән бере өчен авыл туризмы чиста һава, тынычлык һәм натураль продуктлары белән күз алдына килеп баса. Араларында әлеге юнәлешне яңа тәэсир­ләр, яхшы яшәү шартлары, табигатькә якын булуы, балаларга күңел ачу һәм өлкән­нәргә вакыт уздыру мөмкин­леге, тыныч һәм тигез авыл тормышы өчен үз итүчеләр бар. Ә инде экспертлар агротуризмны үстерү өчен тармакка законнар белән ярдәм итү, аны дәүләт программасына кертү, сертификацияләү, кадрлар әзерләү һәм маркетинг тикшеренүләре уздыру белән бу төр бизнеска этәргеч бирү кирәк дип саный. 

www.vatantat.ru

Нет Меток

  

[an error occurred while processing the directive]

Написать ответ

Топ объявлений