Татарстанда бәрәңге кыйммәтләнүен дәвам итә

| Новости | 23.11.2012

Бәрәңге бәясе әкренләп күтәрелүен дәвам итә. Узган атнада аның бәясе тагын 1,6 процентка артты һәм килосы уртача 10 сум 19 тиеннән тәкъдим ителде. Ә менә суган белән кишер бераз очсызланды, кәбестә бәясе үзгәрмәде. Суганның килосы хәзер уртача 13 сум 22 тиен, кишер – 17 сум 9 тиен, кәбестә – 12 сум 20 тиен тора.
Татарстанстат хәбәр итүенчә, башка төр азык-төлектән узган атнада тоз, токмач, шикәр комы, дөге ярмасы арзанайган. Шул ук вакытта тары ярмасы, йомырка, сырлар, көнбагыш мае, стерильләштерелгән сөт, бодай оны һәм туңдырылган балык бераз кыйммәтләнгән. Идел буе федераль округы төбәкләре башкалалары арасында Казан каймакка, каты сырларга, стерильләштерелгән сөткә түбән бәяләр куелган шәһәр булып кала.

www.tat.tatar-inform.ru

Нет Меток

  

[an error occurred while processing the directive]

Написать ответ

Топ объявлений