ВТОга мондый шартларда керү — авыл халкы каршында җинаятькә тиң!

| Новости | 21.11.2012

«Матбугат.ру» сайтында калдырылган әрнүле комментарийдан:Тиздән ачык һавада сатуны тыячаклар, халыкны кан елатып, Казанның бар базарларын да ябып бетерәчәкләр. Супермаркет миллиардерлары лоббилыгы аркасында барысы да. Аннан соң ВТОга кергәндә, безнең аграрийларны акыртып таладылар инде ул, җинаять эшләделәр авыл халкы каршында. Бар аграр субсидия 7 млрд доллар безгә каралган анда. Менә поляк аграрийларына 50 млрд евро — Евросоз бюджетыннан гына бирелә. Аннан тыш үз илләре дә шулкадәр үк акча бүлә.

Тагын бер 5 елдан базарларда үлчәп сату да бетәргә тиеш, бар товар да упаковкада булырга тиеш. Безнекеләрнең ВТОга кергәндә куйган шартлары буенча. Полякларны да шулай отарга тырышканнар иде 90-чы елларда. ВТОга керү вакытында, аларга 10 млрд доллар куеп караганнар иде. Поляк фермерлары шуннан соң бар Варшаваны игенгә күмделәр, аның урамнарына меңнәрчә машина бодай илтеп бушаттылар. Варшавага керә-чыга торган юлларга куәтле тракторларын тезеп бер-беренә варить итеп куеп, анда үзләрен дә богаулап куеп егылып яттылар. Бар Варшава бер атна бер кая да чыга алмады. Шуннан соң полякларга субсидия күләмен 10 тапкыр арттырдылар.

Безнең мәми авызлар, авыл халкының аракыдан айный алмаган өлешен әйтеп тә торасы юк инде. Гомумән, цифраларда берни дә аңламаган бар ил халкы да шып тордылар, шулай акыртып талаган бер вакытта.

ВТОга мондый шартларда керү — бар авыл халкы каршында җинаятькә тиң!

Нет Меток

  

[an error occurred while processing the directive]

Комментарии

  1. Аноним 21.11.2012 / 17:38

    ,бик акыллы язма,тик а\лаучылары,укчылары ничё= икён бу язманы(?

Написать ответ

Топ объявлений