Ашлыкны ашыгып сатмагыз

| Новости | 18.08.2013

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының департамент җитәкчесе Петр Чекмарев әйтүенчә, ил буенча ашлыкның тулаем җыемы – әлегә 47 миллион тонна. Соңгы вакытларда ешайган яңгырлар нәтиҗәсендә урып-җыю күләме узган елның шул чорына караганда 2 миллион 700 мең гектарга азрак икән. Уңыш күләме дә баштарак әйтелгән саннардан күпкә ким – 90 миллион тонна чамасы гына булыр дип фаразлана. Хәер, табигать шартлары әле анысына да төзәтмә кертмәс дип ышандыруы кыен.

Уртача уңышка килгәндә, илнең күп төбәкләрендә ул узган елгыдан шактый югары. Краснодар краенда бу күр­сәткеч гектарыннан 53,1 центнер тәшкил итә. Узган ел исә гектарыннан 41,3 центнер булган. Ставрополь краенда быел гектарыннан – 31,9 центнер, Белгород өлкәсендә – 37,4 центнер, Курск өлкәсе иген­челәре һәр гектардан 38,8 центнер уңыш алуга ирешкән.

Татарстанда хәлләр катлаулырак. Быел бездә уңыш узган елдагыдан да азрак булыр, мөгаен. Әле бит анысын да вакытында җыеп аласы бар. Бүген кырдагы игеннәр уңыш күләмен көнләп түгел, сәгать­ләп югалта тора. Дөрес, иген­челәр табигатьтән мәрхә­мәт көтеп тормый, беренче мөм­кинлек булу белән кырга чыга. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген кырдагы уңышның 65 проценты җыеп суктырылган.

Алыпсатарлар битараф түгел

Урып-җыю эшләрен иң оста оештыручылар арасында Саба районы игенчеләрен билгеләп үтү кирәктер. Алар – инде барлык эшләрнең 86 процентын башкарып, финиш сызыгына иң якын торучылар рәтендә. Дөрес, сабалыларда ашлык күләме 33,2 мең тонна гына. Иң күп ашлык Буа районында. Аларның тулаем җые­мы 110 мең тоннадан артып китә. Әле урып-җыю мәйдан­нарының 20 проценты комбайн көтүен исәпкә алганда, Буа районы быел да, һичшик­сез, республикада иң югары уңыш алучы төбәкләр арасында булачак.

Апас игенчеләре дә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Югыйсә бу төбәктә дә шундый ук корылык, шундый ук яң­гырлар ява. Әмма район иген­челәре табигать көйсезләнүе­нә каршы барлык төр технология чараларын вакытында һәм төгәл үтәү белән җавап бирә. Апас уңганна­рының мондый эш алымын Президент Рөстәм Миңнеха­нов та билгеләп узды. Моңа тагын урып-җыю эшләрен оста итеп оештыра белүләрен дә өстәргә кирәктер. Табигать шартлары артык комачауламаса, Апас игенчеләре якын атнада урып-җыюны тәмамларга җыена.

Балтач һәм Арча районы игенчеләре дә әйдәп баручы төбәкләрдән калышмый. Балтачта – барлык мәйданның 79 процентында, Арчада 74 процентында урып-җыю эшләре башкарылган.

Игенчене бүген борчыган проблемаларның берсе – ашлык бәяләре. Якташыбыз Петр Чекмарев фаразлары буенча, Россиядә 90 миллион тонна ашлык җыеп алынса, моңа тагын ил амбарларында булган 9 миллион тонна чамасы ашлык өстәлүен дә онытмаска кирәк­тер. Узган елда җыеп алынган ашлык күләме 79,9 миллион тонна булуын да исәпкә алганда, быел хәлләр ярыйсы икән әле, дип җиңел суларга да була. Тик менә ашлыкка бәяләр генә элекке заманнардагы үлчәү угын хәтерләтә. Белгечләр моның төп сәбәбен ашлыкның сыйфатына бәйле дип саный. Иртә яздан алып җәй уртасына чаклы дәвам иткән корылык, аннары әледән-әле явып узган яңгырлар орлыкның сыйфатына уңай тәэсир итмәде. Соңгы айларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да ашлыкның бәясе төште. Бүген исә икмәк пешерергә яраклы өченче класслы бодайга бәя арта. Идел буе республика һәм өлкәләрендә өченче класслы бодайның тоннасына берничә ай элек 6263 сум бирсәләр, өч атна элек аның бәясе 200 сумга артты. Бүген аның бәясе 6825 сумнан ким түгел. Дөрес, Рос­сиянең кайбер төбәкләрендә өченче класслы бо­дайның бер тоннасы 7400 сумга да җитә.

Илдә ашлыкның шактый күп булу ихтималы алыпсатарларны битараф калдыра алмый шул инде. Фуражга ярак­лы орлыкка бәя төшүдән туктаса да, әлегә артуы күзәтелми. Шулай да белгечләр ашлыкны ашыгып сатмаска киңәш итә.

Үтемлерәк юлны ничек табарга?

Татарстан – Россиядә иң күп терлек асраучы төбәк. Димәк, фураж да шактый күп кирәк булачак. Бүген алдын-артын чамаламый ашлыгын саткан хуҗалыкларга язын шул ук фуражны күпкә кыйммәтрәк бәя­дән эзләп йөрергә туры кил­мәгәе. Ни генә дисәк тә, иткә һәм сөткә бәяләр тиешле дәрәҗәдә булса, ашлыкны терлекчелек аша уздырган хуҗа­лыклар ота.

Бәяләр дигәннән, хуҗа­лык­лар­да бүген сөткә бәя азмы-күпме тотрыклы торса да, ит бәяләренең һаман төшә баруы борчый. Иткә дип асраган дүрт-биш центнерлы терлекне вакытында сату урынына тагын айлар буе ашатып тоту хуҗалык файдасына түгел шул инде. Бердәнбер юл – мәсьәләне хәл итүнең үтемлерәк ысулларын табу. Бу исә аерым бер хуҗалык­ның гына хәленнән килә торган эш түгел. Югыйсә республикада беркем дә ит ашамый тормый бит. Көн саен булмаса да, базардан, кибет­тән ит сатып алабыз. Тик шунысы гына эчне пошыра: Татарстан сәү­дә системасында сатылучы итнең күп өлеше үзебезнең җитеш­те­рүченеке түгел. Сыйфаты да шикле. Оешма, предприятие, аш­ха­нәләр дә элеккеге еллардагы кебек хуҗа­лык­лардан туры­дан-туры ит сатып алмый. Һәр хуҗалык­ның, фер­мер­ның шә­һәр базарында ит сатуны оештырырга мөм­кинлеге дә җитешми. Бу эшне хөкүмәт югарылыгында хәл итәргә вакыттыр. Дәү­ләт­кә дә, халыкка да файдасы күбрәк булыр иде.

Сөт җитештерүгә кил­гәндә, бу атнада Татарстан терлек­челәренә Россия Хөкү­мәте тарафыннан 851 миллион сум ярдәм булачагы турында әйтелде. Бу сумма беренче карашка күп булып тоелса да, Россиядә җитеште­релүче сөт­нең 8 проценты безнең терлекчеләр өлеше икәнлеген искә алганда, әллә ни түгел, билгеле. Югары сыйфатлы бер литр сөткә 96 тиен генә туры килә. Киләчәктә шәхси хуҗа­лыкларда сөт җитештерү­челәргә дә дәүләт ярдәме булса, тагын да әй­бәтрәк булыр иде.

Камил Сәгъдәтшин

www.vatantat.ru

Нет Меток

  

[an error occurred while processing the directive]

Написать ответ

Топ объявлений